Сара ханым 1922 елның 21 мартында «Татарстан хәбәрләре» газетасы Галимҗан Ибраһимовның «Бөек өмидләр алдында» исемле мәкаләсен бастыра. Анда Сезнең иҗатыгыз да телгә алынган. Әдипнең бу игътибары Сезнең иҗатка йогынты ясадымы?
Сара Садыйкова, ТАССРның халык артисткасы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Болай булды ул. «Бүз егет»не без беренче тапкыр 1921 елның декабрендә куйдык. Спектакль, Татарстандагы бөтен музыкаль көчләргә таянып, Солтан Габәши тарафыннан әзерләнде. 1922 елның мартында кабат уйнадык. Галимҗан абый мәкаләсен
спектакльне икенче тапкыр карагач, ягъни җитди уйланулардан соң язган. Мин ул вакытта педагогия училищесында укый идем. Газетаны иптәшләрем күтәреп килделәр.
- Күрдеңме, синең уйнавыңны Галимҗан Ибраһимов мактаган! - диләр. - Менә, тыңла! «...Бүз егет» фаҗигасендә гашыйк хан кызы Сәхипҗамал ролен уйнаучы Сара туташ Донская (әтиемнән шикләнеп, мин фамилиямне үзгәрткән идем) ...теләсә
үзенең тавышы белән, теләсә хәрәкәтләре белән һәммә халыкта тирән бер өмид уятты. Бу, шөбһәсез, туып киләчәк талантларның... яңа куәтләрнең бередер».
- Кем ул? Теге зур Галимҗан абыймы? - дим. - Алар барын да аңлатып биргәч, бөтенләй каушап калдым. Галимҗан абый ул чакта ук бик абруйлы, дәрәҗәле шәхес иде. Шул кеше, зур өметләр баглап, бөтен халыкның игътибарын сиңа юнәлтсен әле!
Күңелдә курку уянды: «Өметләрен аклый алмасам, оятымны кая куярмын, күзләренә ничек күренермен?»
Без ул елларда кулдан килгәннең барын да халыкка, гомуми үсешкә, алга барышка багышлый идек. Шәхси шан-шөһрәт турында уйлау да юк. Бәхетебезгә, остазларыбыз ифрат дәрәҗәдә игътибарлы булдылар. Әнә шушы 1922 елда ук Татарстан мине
Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрде. Соңыннан да иҗатым hәрчак игъти-бар үзәгендә торды, газета-журналларда сәхнәдәге уңышларыма, композиторлык эшемә карата язылган мәкаләләргә урын күп бирелеп килде. Әмма беренче адымымны күреп алып, шуңа зур
өмет баглап, сәнгатьнең тагын да биегрәк үренә әйдәгән Галимҗан Ибраһимов мәкаләсе гомерем буе мине, авырлыкларга баш имичә, армый-талмый хезмәт итәргә дәртләндереп торды.
Шуңа өстәп әйтим әле: зур әдибебезнең татар сәнгатен үстерүгә куйган көче бүгенге язучыларыбызны да уйландырсын иде! Яшьләребезгә игътибар кирәк. Илтифатсызлык аларны, бер яктан, боектырып, нәүмизләндереп калдырса, икенче яктан,
әрсезлеккә, тыйнаксызлыкка да өйрәтүе ихтимал. Йөриләр кайберәүләр булыр-булмас тавышлары белән мактау сүзен язар кеше эзләп. Бар андыйлар. Сәнгать юлына аяк баскан һәр яшь көчне игътибар үзәгенә алсак, барыбыз өчен дә һәйбәт булыр.
Искәрмә: Бу җавап Сара Садыйкованың вафатына ике атналап калган көннәрдә, 1986 елның 22 маенда Кояш Тимбикова тарафыннан язып алынган иде.
|