Радиодан, телевизордан җырлары яңгыраган, студентларыма аның әсәрләрен өйрәткән, үзем көйләр язарга ниятләнгән, музыка тудырганда каршылыкларга, кыенлыкларга очраган саен искә төшә Сара апа. Ул минем өчен тырыш иҗатчы үрнәге.
Сара апа бераз гына көлә төшкән кыяфәттә, озын күлмәктән, эшләпә кигән килеш шактый карлыккан тавышы белән күз алдыма килеп баса. Аның белән очрашуларыбыз аз булмады: бер үк концертта, кичәдә катнашканыбыз да, аның иҗат кичәләрендә җырлавым да, яңа
көйләрен өйрәнгәндә өендә репетицияләрдә, радиога язылгандагы киңәшләшүләр дә - һәммәсе минем күңелемдә изге хатирәләр булып саклана.
Бер вакытны Казандагы Ленин исемендәге мәдәният сараенда Сара апаның Мансур Шиһапов сүзләренә язылган «Яшьлегем эзләре» дигән җырын җырлап чыккач, ул сәхнә артына кереп, минем аркамнан сөеп, рәхмәт әйткәне исемдә: «Шәп җырладың,
молодец», - диде ул һәм өстәп куйды: «Бу җырны Нәфисә Василова да әйбәт үзенчә матур».
... Ә бер көнне баянчы, композитор Рәис абый Сафиуллин белән без Тинчурин театрының капка төбендә сөйләшеп тора идек. Яныбызга Сара апа килеп туктады - радиога бара икән. Сүзебез музыка турында, җырлар турында дәвам итте. Шунда Сара
апа әйтеп куйды: «Бүгенгесе көнне халык яраткан җырлар арасында иң киң танылганнары өчәү: берсе минем «Җидегән чишмә», икенчесе, Имаш, синең «Кыр казлары артыннан", өченчесе, Рәис, синең "Бик сагындым, авылым" дигән җыриң. Өч Жораның өч авторы бергә
туры килгәнбез, изге фал булсын инде бу, егетләр». Рәис абый белән без: «Синең көйләргә җитеп булмый шул, Сара апа», -дип, аның күңелен күтәрергә ашыктык.
... Сара апаның иҗаты чәчәк аткан елларда (1960-1970) шагыйрь Мостафа Ногман белән икесен безнең Барда районының башлыгы (ул елларда партия райкомының беренче секретаре), үзе дә сәнгатькә гашыйк кеше, Зәбир Галимов чакырып ала һәм
район санаториена урнаштырып, безнең як турында җыр язуларын үтенә. Нәтиҗәдә «Тол буйлары» дигән дәртле матур җыр туа (Тол елгасы районның буеннан-буена кисеп чыккан таулы, урманлы, болыннарга, ваграк елгаларга, чишмәләргә бай табигате белән Барда
ягын бизәп агучы елга ул). Шул еллардан башлап Сара апа белән Мостафа Ногман иҗат иткән бу җыр районыбызның рәсмиләштерелмәгән гимны ролен үти. Барда районы халкы аны төрле мәҗлесләрдә дә, тантаналы җыелышларда да, Сабантуйларда да, клубларда да,
мәктәпләрдә дә яратып җырлый. Ә районнан читтә яшәүчеләр туган ягыбызны сагынганда иң элек «Тол буйлары»н җырлап юана һәм аның авторларына рәхмәт хисләре кичерә. ... Минем концерт программаларымда Сара апаның байтак җырлары яңгырады һәм яңгырый.
Мәсәлән, «Иртәнге нур», «Казан кичләре», «Актаныш таңнары», «Арча кичләре», «Кайтам инде», «Туган авылым Чыңлы» һәм башкалар. Кайбер җырларын Сара апаның үзенең төкьдиме-үтенече буенча өйрәнеп җырладым. «Менә, ; Имаш, яңа көй яздым, куе баритон
тавышлы ир-егетләр җырласа әйбәт яңгырар кебек, ейрәнеп кара әле шуны», - дип күңелемә канат кыстырып мөрәҗәгать иткәч, мин бик теләп алына идем. Кояш Тимбикова сүзләренә язылган «Авылдашлар» дигән җыры. Нурмөхәммәт Хисамов сүзләренә язылган
«Горурлыгым» җыры да шулай өйрәнелде.
... Сара апа ачык күңелле, туры сүзле сөйләшергә иренми торган әңгәмәче дә иде. Яшь җырчыларга, музыкантларга киңәшләрен кызганмады, җитешмәгән якларны сизсә, күрсә, бөр дә икеләнмичә турысын әйтер иде. Изге теләк белән әйткәч, аңа
беркем дә үпкәләми иде. Ә өенә нинди генә йомыш белән килсәң дә, хәтта бик ашыксаң да, чәй эчермичә чыгармады.
Гомеремнең күпмедер өлешен мәшһүр җырчы, композитор, игелекле кеше Сара апа белән аралашып яшәвем белән мин бик бәхетле. Рәхмәт аңа!
|