Tarxanova Flera
Sara Sadïjkovaga - Keşegä häm Kompozitorga
Moñnarïñnï sineñ tatïp üstem,
Şuña da min artïk moñlïdïr,
Küñelemdä kojaş balkïsa da,
Moñlï cïrlar gïna cïrlïjmdïr.
Äti, märxüm, sineñ köjläreñne
Ujnïj ide özep, sïzdïrïp,
Küñellärgä jalkïn östi-östi,
Canda öermälär tuzdïrïp.
Kemnär genä siña tabïnmagan,
Kemnär genä sine belmägän?
Cir jözendä, bälki, juktïr tatar
Sineñ cïrdan jardäm kürmägän.
"Tugajlarïm" diep juksïnmagan,
"Sagïş"lardan jaşen tükmägän,
"Akbüz at"ka menep ber çapmagan,
Uramagan çiksez küklärdän.
"Kötäm sine" diep özelmägän,
"Jöräk sere"n duska çişmägän,
"Idel kïzï"n maktap cïrlïj-cïrlïj,
Moñ ěçmägän "Cidegän çişmä"dän...
Sineñ gomer - beräü genä tügel,
Üsär buïnda kabat kalkïrsïñ,
Moñï belän cannï irkäläüçe
Jaktï joldïz bulïp balkïrsïñ.
1996 el |
Тарханова Флера
Сара Садыйковага - Кешегә һәм Композиторга
Моңнарыңны синең татып үстем,
Шуңа да мин артык моңлыдыр,
Күңелемдә кояш балкыса да,
Моңлы җырлар гына җырлыймдыр.
Әти, мәрхүм, синең көйләреңне
Уйный иде өзеп, сыздырып,
Күңелләргә ялкын өсти-өсти,
Җанда өермәләр туздырып.
Кемнәр генә сиңа табынмаган,
Кемнәр генә сине белмәгән?
Җир йөзендә, бәлки, юктыр татар
Синең җырдан ярдәм күрмәгән.
"Тугайларым" диеп юксынмаган,
"Сагыш"лардан яшен түкмәгән,
"Акбүз ат"ка менеп бер чапмаган,
Урамаган чиксез күкләрдән.
"Көтәм сине" диеп өзелмәгән,
"Йөрәк сере"н дуска чишмәгән,
"Идел кызы"н мактап җырлый-җырлый,
Моң эчмәгән "Җидегән чишмә"дән...
Синең гомер - берәү генә түгел,
Үсәр буында кабат калкырсың,
Моңы белән җанны иркәләүче
Якты йолдыз булып балкырсың.
1996 ел. |
Тарханова Флёра
Саре Садыковой – человеку и композитору
Я Ваши песни знаю с давних лет,
Они мне в душу сызмальства запали.
И навсегда оставили в ней след;
Я счастлива… при звуках их печали…
Отец покойный – как же он играл!
Я помню это чуть не с колыбели.
Взрывались звуки и неслись как шквал,
Но чаще струны скрипки нежно пели.
Струна была прекраснее струны,
И голос так звучал самозабвенно!
Такими быть напевы и должны,
Чтоб для народа сделались священны.
Да, в Ваших песнях – родина моя,
Народный дух неотразимой силы.
Вот «Дочь Идели», «Грусть-тоску» тая,
Поёт душевно: «Жду тебя, жду милый!»
Вот «Акбузат», крылатый конь возник,
Летит он вольно над родным «Тугаем»,
Вот «Семиструйный заплескал родник»…
Мы родиной всё это называем!
И Вы летели. Точно метеор,
Для всех татар земли вы были гений.
Ваш свет горит в отчизне до сих пор.
Для нас он и для новых поколений!
1996 г.
Перевод с татарского Виля Ганиева
|