Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Fattaxov G.

Sara Sadïjkovaga bagïşlana

Mädxija

Kuşïlgançï kerep sineñ canda,
Jaşälgänder, axrï, anda-sanda
Xörlek, maturlïk häm ziräklek
Zur talantka bergä kiräk, dip.

Kuşïlgandïr alar canïñda
Moñ där’jasï tavïş agïşïnda.
 

Moñ där’jaña bez dä kuşïldïk,
Can cïrïbïz bezneñ şuşï dip.
Gadi şigïr’lärne cïr itteñ,
Ilahi süz belän tiñ itteñ.
Gadi xisne sixri ön itteñ,
Sängat’ digän jortka keretteñ.
 

Almazga tiñ bulïp balkïdïñ,
Kabïzalgaç küñel jalkïnïñ.
Sin kitärseñ... sin dä kitärseñ...
Cirne ülmäs cïrlï itärseñ.
Mäñgelekkä şulaj citärseñ.
 

1998 el.
 

Rusçadan Näcibä Safina tärcemäse

Фаттахов Г.

Сара Садыйковага багышлана

Мәдхия

Кушылганчы кереп синең җанда,
Яшәлгәндер, ахры, анда-санда
Хөрлек, матурлык һәм зирәклек
Зур талантка бергә кирәк, дип.
Кушылгандыр алар җаныңда
Моң дәрьясы тавыш агышында.


Моң дәрьяңа без дә кушылдык,
Җан җырыбыз безнең шушы дип.
Гади шигырьләрне җыр иттең,
Илаһи сүз белән тиң иттең.
Гади хисне сихри өн иттең,
Сәнгать дигән йортка кереттең.
 

Алмазга тиң булып балкыдың,
Кабызалгач күңел ялкының.
Син китәрсең... син дә китәрсең...
Җирне үлмәс җырлы итәрсең.
Мәңгелеккә шулай җитәрсең.

 
1998 ел

 

Русчадан Нәҗибә Сафина тәрҗемәсе

Фаттахов Г.

Саре Садыковой посвящается

Ода

Добро, краса и верность жили врозь,
Пока в тебе одной всё это не слилось.
Великодушие, слава, красота,
Острый ум, сила духа и талант,
И музыка, и голос твой
Тебе дарованы нелёгкою судьбой.

Музыка твоя и нас петь научила,
Невежество заставила молчать.
Стихам других ты придавала крылья,
А музыка – величия печать.
Простые чувства ты возводить
умела до искусства
Среди других сверкаешь как алмаз,
И ни от кого нельзя укрыть всё то,
что радовало нас.

Ты слишком щедро одарена судьбой,
Чтобы твоё искусство умерло с тобой.
Уйдя от нас, ты сохранила навеки
Себя, в создании своём – музыку и песню.
Среди живых ты будешь до тех пор,
Доколе наша дышит грудь, и видит взор.

1998 г.