Galieva Lilija
Jaş’lek ellarïnda...
Jaş’lek ellarïnda...
Kazan uramïnda,
Oçrattïm min Sara apanï.
Sorïj almïjm, caj juk tanïşïrga,
Belmi idem äle min anï.
Ä şulaj da şaktïj gïna ara,
Min küzättem anïñ artïnnan...
Küp tatarlar isänläşep uza
Sorïj gïna almïjm, tartïnam.
Kem soñ bu - dip, tuktap, basïp kaldïm...
Ul kemneñder xälen beleşä
Kalfagï da, kigän kamzulï da,
Kieme dä şundïj kileşä.
Ellar uzgaç kïna min añladïm
Axrï jazmïş - üze oçraştïrgan,
Kürmi kalma Sara apañnï, dip
Anïñ belän mine tanïştïrgan.
Äjtä almadïm, küzlärenä karap
Bez gaşïjk, dip, sineñ cïrïña.
Nider jazïp, nider kaldïra alsak
Bez burïçlï sineñ moñïna.
Sin - xalkïmnïñ neçkä kïllarï la,
Sineñ cïrïñ buldï jullarïmda...
Kazan uramnarïn uraganda
Sara apa minem ujlarïmda!!!
1996 el |
Галиева Лилия
Яшьлек елларында...
Яшьлек елларында...
Казан урамында,
Очраттым мин Сара апаны.
Сорый алмыйм, җай юк танышырга,
Белми идем әле мин аны.
Ә шулай да шактый гына ара,
Мин күзәттем аның артыннан...
Күп татарлар исәнләшеп уза
Сорый гына алмыйм, тартынам.
Кем соң бу - дип, туктап, басып калдым...
Ул кемнеңдер хәлен белешә
Калфагы да, кигән камзулы да,
Киеме дә шундый килешә.
Еллар узгач кына мин аңладым
Ахры язмыш - үзе очраштырган,
Күрми калма Сара апаңны, дип
Аның белән мине таныштырган.
Әйтә алмадым, күзләренә карап
Без гашыйк, дип, синең җырыңа.
Нидер язып, нидер калдыра алсак
Без бурычлы синең моңына.
Син - халкымның нечкә кыллары ла,
Синең җырың булды юлларымда...
Казан урамнарын ураганда
Сара апа минем уйларымда!!!
1996 ел. |
Галиева Лилия
В годы молодости...
Я была тогда девчонкой
и на улице одной
женщину я увидала -
бел калфак, цветист камзол.
Кто такая, я не знаю,
да откуда знать могла?
В тишине казанских улиц
долго я за нею шла.
Сколько у неё знакомых!
Может быть, у них спросить?
Разговоры снежным комом -
мне бы так хоть день прожить.
Просто всё, совсем без лести…
Встретила волшебницу?..
Вышитый камзол прелестен,
и калфак ей так к лицу!
Как же годы те далече,
и не знала я тогда,
что устроила ту встречу
с нашей Сарою судьба.
До сих пор сказать не смею,
как была проста она.
Познакомилась я с Песней,
в нашу Сару влюблена.
То была Душа народа,
Песня на моём пути…
Как по улицам Казани,
Сара, без тебя идти?
1996 г.
Перевёл с татарского Владимир Агафонов
|