Baştagï - Главная 

 Jazmalar - Публикации

 Audio - Аудио

 Foto - Фото

Video - Видео

Notalar - Ноты

  Süzlär - Слова

Şigïr'lar - Стихи

Links - Линки  

Kunak_kitabï - Гостевая_книга

Xaris Renat

"Iseñdäder" tsiklïnnan

Iseñdäder, Sara apa, "Radio"ga
Alïp kergän ide mine Näcip aga
tïñlatïrga şigïremä jazgan cïrïn...
Xisle maj ae ide ul... häm kiç kïrïn.


Ak-kara jullarga jörtep sin kullarïñ,
Ězli ideñ keşe canïnïñ kïllarïn.
- Näcip üze monda kilgän - gacäp xällär!
Jaş’täş persidätellektän töşteñ mällä? -
 

diep karşï aldïñ bezne sin ketkeldäp,
Tavïş - çäçäklärdän xasil köläç kölep...
Näcip aga kalamï soñ ber cavapsïz:
- Sin bit şajtan tajagïdïr - nïk çagasïñ,
 

Nïk çagasïñ, Sara apa... Däşmä, däşmä!..-
Sineñ belän niçek bulïjk di bez jaş’täş?!
Iseñdäder, monnan utïz ellar ělek
Katï gïna ber ärläştek tellär telep.


Şunda äjtteñ: "Sin ïştansïz malaj çakta
Min atkazangan idem inde..." Menä - çaksañ!..
Һäm sin kinät karïldadïñ: - Näcip tugan,
Bez sulagan bik küp cillär onïtïlgan.
 

Andïj xällär dä bulgandïr.., inkar’ itmim.
Xäzer isä min jaş’lekkä taba kittem.
Beravïktan, Näcip jaş’täş, hiç jaşermim,
Siña äle abïj diep ěndäşermen.

 
Annan tagïn ber süz äjtteñ küzgä teräp:
- Kükrägemdä, Näcip, minem ike jöräk,
Xäzer menä ikençese kannï kua,
Şunïñ öçen mindä här kön cïrlar tua.
 

Kara äle, professor, mine tïñlap:
aga tavïş minnän moñlap, aga çïñlap.
Pianinoda jugarï ber akkord aldïñ...
Başladïñ cïr... Sineñ tavïş bïlbïllandï,
 

Küçte kinät nurdaj neçkä tetränügä,
oçtï kükkä, bällür jañgïr tügä-tügä,
çüt-çüt itte... kundï bärxet kaurïj bulïp,
küñelgä dä, bülmägä dä tulïp-tulïp...


Näcip aga Cihanovnïñ kitte ise:
- Sara apa, güzäl şajtan; sin nişliseñ, -
üzeñ citmeşneñ östendä, ä tavïşïñ...
Ike jöräk mindä diep sin jalgïştïñ,
 

Öç jöräk iç! Öçençese iñ kiräge -
ülemsez tatar xalkïnïñ moñ jöräge...
 

1996 el

Харис Ренат

"Исеңдәдер" циклыннан

 

Исеңдәдер, Сара апа, "Радио"га
Алып кергән иде мине Нәҗип ага
тыңлатырга шигыремә язган җырын...
Хисле май ае иде ул... һәм кич кырын.
 

Ак-кара юлларга йөртеп син кулларың,
Эзли идең кеше җанының кылларын.
- Нәҗип үзе монда килгән - гаҗәп хәлләр!
Яшьтәш персидәтеллектән төштең мәллә? -
диеп каршы алдың безне син кеткелдәп,
Тавыш - чәчәкләрдән хасил көләч көлеп...
Нәҗип ага каламы соң бер җавапсыз:
- Син бит шайтан таягыдыр - нык чагасың,
 

Нык чагасың, Сара апа... Дәшмә, дәшмә!..-
Синең белән ничек булыйк ди без яшьтәш?!
Исеңдәдер, моннан утыз еллар элек
Каты гына бер әрләштек телләр телеп.


Шунда әйттең: "Син ыштансыз малай чакта
Мин атказанган идем инде..." Менә - чаксаң!..
Һәм син кинәт карылдадың: - Нәҗип туган,
Без сулаган бик күп җилләр онытылган.
 

Андый хәлләр дә булгандыр.., инкарь итмим.
Хәзер исә мин яшьлеккә таба киттем.
Беравыктан, Нәҗип яшьтәш, һич яшермим,
Сиңа әле абый диеп эндәшермен.

 
Аннан тагын бер сүз әйттең күзгә терәп:
- Күкрәгемдә, Нәҗип, минем ике йөрәк,
Хәзер менә икенчесе канны куа,
Шуның өчен миндә һәр көн җырлар туа.
 

Кара әле, профессор, мине тыңлап:
ага тавыш миннән моңлап, ага чыңлап.
Пианинода югары бер аккорд алдың...
Башладың җыр... Синең тавыш былбылланды,
 

Күчте кинәт нурдай нечкә тетрәнүгә,
очты күккә, бәллүр яңгыр түгә-түгә,
чүт-чүт итте... кунды бәрхет каурый булып,
күңелгә дә, бүлмәгә дә тулып-тулып...

 
Нәҗип ага Җиһановның китте исе:
- Сара апа, гүзәл шайтан; син нишлисең, -
үзең җитмешнең өстендә, ә тавышың...
Ике йөрәк миндә диеп син ялгыштың,
 

Өч йөрәк ич! Өченчесе иң кирәге -
үлемсез татар халкының моң йөрәге...
 

1996 ел.

Харис Ренат

Из цикла "Быть может, помните"

Быть может, помните, Сара апа, однажды
Привёл меня Назиб ага и, надо же
В радийной студии я песню вдруг услышал
На текст свой… Май дышал тогда над крышей.

Над клавишами пальцы так летали,
Как будто струны душ людских искали…
- Сюда явился сам Назиб – вот лестно!
Иль с председательства слетел ровесник?

Со смехом странным встретили Вы так нас,
А голос – что букет цветов прекрасных…
Ответ последовал, как будто кара.
Назиб ага: «Чертополох ты, Сара,

Ни у кого такого нету жала.
Тебе ровесник? Лучше бы помолчала!
Припомни-ка, тому назад лет тридцать,
Поцапались, аж в памяти искрится!

Ты заявила: «Был малаем, так лишь,
А я заслуженной была.
Коль жалишь».
Вы с хрипотцой:
«Назиб, родной, - сказали, -
Забыты те ветра, умчались в дали.

Я зла не помню, быть могло такое.
Ушла я в юность – к странному покою.
Назиб ровесник, что скрывать,
К тебе однажды обращусь: «О дядя!»

Произнесла потом, как в духе скерцо:
«В груди моей живут, Назиб, два сердца.
Сейчас во мне второе сердце гонит
Кровь, песни потому мои и помнят.

Послушай-ка меня, профессор тонкий,
Как льётся голос молодой и звонкий».
Взяла аккорд на пианино верхний.
Пред соловьиным голосом померкло

Вокруг всё.
Он так трепетал,
Как будто дивный то звенел хрусталь.
Назиб Жиганов выразился ясно:
«Чертополох ты, Сара, но прекрасный.

Три сердца у тебя скорей, не два.
И третье – для народа навсегда!»

1996 г.

Перевела с татарского Роза Кожевникова