Zäjnaşeva Gölşat
Çişmä
Tau astïnnan urgïp-urgïp
Ber çişmä aga,
Çelter-çelter-çelter kilep
Idelgä taba.
Tatlï sulï, zatlï sulï
Çişmä bula ul.
Tamçï bulïp çäçäklärgä
Tamïp kuna ul.
Susauçïlar su ěçälär
Annan ielep.
Sandugaçlar su koena
Anda cïelïp.
Läkin, kilä ber javïz can
Çişmä janïna,
Agu tügel - zähär açu
Cïep kanïna.
Äjtä ul: - "Bu çişmä suï
Akmasïn äle.
Zur kara taş şunïñ avïzïn
Kaplasïn äle".
Çişmä julïn javïz keşe
Taş belän kaplïj.
Mïgïr-mïgïr kilep üze
Tau tübän atlïj.
Läkin, çişmä taş astïnnan
Jaña jul sala.
Dävam itä agïşïn ul
Idelgä taba.
Tagïn susauçïlar tuktïj
Çişmä buena.
Tagïn tañda sandugaçlar
Töşep koena.
Saf sulï şundïj çişmäne
Buïp bulamï?
Janïnnan sajrar koşlarnï
Kuïp bulamï?
Taş tügel, tau belän kapla,
Julïn taba ul.
Çelter-çelter-çelter-çelter
Haman aga ul.
Tigez matur, tiñsez matur
Anïñ agïşï.
Xalïk köe kebek moñlï
Anïñ tavïşï.
1970 el. |
Зәйнашева Гөлшат
Чишмә
Тау астыннан ургып-ургып
Бер чишмә ага,
Челтер-челтер-челтер килеп
Иделгә таба.
Татлы сулы, затлы сулы
Чишмә була ул.
Тамчы булып чәчәкләргә
Тамып куна ул.
Сусаучылар су эчәләр
Аннан иелеп.
Сандугачлар су коена
Анда җыелып.
Ләкин, килә бер явыз җан
Чишмә янына,
Агу түгел - зәһәр ачу
Җыеп канына.
Әйтә ул: - "Бу чишмә суы
Акмасын әле.
Зур кара таш шуның авызын
Капласын әле".
Чишмә юлын явыз кеше
Таш белән каплый.
Мыгыр-мыгыр килеп үзе
Тау түбән атлый.
Ләкин, чишмә таш астыннан
Яңа юл сала.
Дәвам итә агышын ул
Иделгә таба.
Тагын сусаучылар туктый
Чишмә буена.
Тагын таңда сандугачлар
Төшеп коена.
Саф сулы шундый чишмәне
Буып буламы?
Яныннан сайрар кошларны
Куып буламы?
Таш түгел, тау белән капла,
Юлын таба ул.
Челтер-челтер-челтер-челтер
Һаман ага ул.
Тигез матур, тиңсез матур
Аның агышы.
Халык көе кебек моңлы
Аның тавышы.
1970 ел. |
Зайнашева Гульшат
Родник
К Волге как дитя приник
и с горы бежит, играя,
на свету как смоль сверкая,
сладкозвучный мой родник.
Как вода его вкусна
для цветов, что любят воду -
много всякого народу
напоила бы она.
Здесь запел бы соловей,
но пришёл, проклявший воду,
черный, полный зла, злодей.
"Пусть не течёт вода
из этого родника,
лёд-да-пламень,
закрой его рот камень!"
Чёрным камнем закрывает
устье родника злодей.
Что ж, признаемся, бывает
и такое средь людей.
Сам же, вместо родника -
к Волге,
под гору, ворча…
К Волге как дитя приник,
из-под камня бьёт, играя,
на свету как смоль сверкая,
сладкозвучный мой родник.
Он и песней удивит,
и уставших напоит.
И умылася заря
сладкой песней соловья.
Ведь такую чистоту
чёрной злобой не задушишь,
ведь такую красоту
камнем чёрным не иссушишь.
Гору сдвинь - родник найдёт
путь, чтобы журчать, играя,
в песне соловья сверкая,
к вольным волнам волжских вод.
Красоте под камнем тесно -
волей красота живёт.
Моего народа песня -
мой народ всегда найдёт.
1970 г.
Перевёл с татарского Владимир Агафонов
|