Lat
Эльвира ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ
Сандугач сайрамыйча түзә алмый
Татар дөньясын шаулатырлык вакыйга булса да, 4 нче гимназиядә 28 октябрьдә узган Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач” конкурс-фестивале милли мәгълүмат чараларыннан читтәрәк калды. Югыйсә, композиторыбызның исән
чагында да байтак кагылып-сугылуын истә тотып, җырчылар һәм уенчылар бәйгесен мәрхүмә рухына багышланган игелекле чара итеп күрсәтергә ныклы җирлек бар. Тик, кирәклеге күзгә бәрелеп торса да, халкыбыз сәнгате хәзинәсендә 400 дән артык җырын
калдырган моң иясенең варисларын эзләүгә, табуга, танытуга багышланган якты кичәгә мәгънәсенә тәңгәл килерлек игътибар бирелмәде.
Битарафлык салкынлыгының сәбәбенә килгәндә, өметле һәвәскәрләрне канатландыручы әлеге матур башлангычның югарыдагы түрәләр күрсәтмәсе буенча тернәкләнмәвендә. Фестиваль яшәү сулышын милләт җанлы фидакарьләр - татар гимназиясе
директоры Илхания Вахитова һәм Сара апа кызы Әлфия Айдарскаяның ихлас омтылышыннан алганлыктан, аны үткәрү аларның шәхси мәшәкатьләренә әйләнгән дә калган. Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары былтыр башланган, ә быел кабатланган
икенче конкурска дәүләт күләмендәге мөһим эш итеп карый белмәгәч, ике генә кеше ничек инде радио, телевидение, газета-журналлар редакцияләре белән элемтә урнаштырып бетерсеннәр? Республиканың йөзәрләгән мәктәпләренә чакыру җибәрергә ничек
өлгерсеннәр?
Әмма сандугач кебек сайрамыйча түзә алмаучы моңлы үзешчәннәр үз бәйге-бәйрәмнәренең булуын бик телиләр.
Бер-берсеннән ишетеп, “Шәһри Казан”да басылып чыккан игълан аша хәбәр алып, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле композитор Сара Садыйкованың музее урнашкан гимназиягә хыял
канатларында очып-ашкынып киләләр.
“Монда бернинди ясалмалылык юк, - ди бу уңайдан “Ак калфак” Бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Камәрия Хәмидуллина. - Сара апаның җырлары бөтен заманга ярый. Аның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп, яратып
башкара. Бу - чын классика”. Фестивальдә дүрт шәкерте - Апас районындагы Каратун мәктәбеннән Илназ Билалов, Лаештан Алинә Мәүләвиева, Казанның 90 нчы мәктәбеннән Рифат Шәрифуллин, 159 нчы лицейдан Ләйсән Гайфуллина катнашуга ихлас күңелдән
сөенүче ТДГПУ доценты, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә “Калфаклы сандугач”ка мөнәсәбәтен болай белдерә: “Хәзерге вакытта милләтнең җыр сәнгатендә ике юнәлеш хакимлек итә. Аның беренчесе -күбрәк акча каерып калуга корылган шау-шулы
кичәләр. Боларның гомерләре озын түгел. Алар истә калмыйлар, тиз онытылалар. Концертларның икенче төре исә халык иҗаты белән бергә үрелеп, тәрбияви юлдан бара. Бу өлкәдә Сара апабызның ярдәме бик зур. Ул, җырчы һәм композитор буларак, әсәрләре
белән татар халкының моңын баета. Милләтебезнең үзенчәлекле дөньясын ачарга булыша. Кичерешләрне хискә бәйләп, үзешчәннәрне дә, артистларны да сәхнәгә чыгара. Һөнәри таләпчәнлек ягыннан башкаруы авыр кебек тоелган җырлар, халыкчан тойгыларга
төрелгәнлектән, бик җиңел башкарыла”. Казан дәүләт консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов әйтмешли, “Сара Садыйкованың мәдәни хәзинәсе рух байлыгына әйләнә. Фестиваль, әһәмияте белән Татарстан, Россия киңлегенә генә сыймыйча, дөнья
буйлап таралган милләттәшләрне халыкара хезмәттәшлекккә чакыра”.
Чыны да шул: теләктәшләрен тапкач, быелгы бәйге тагы да киңрәк даирәдә, югарырак дәрәҗәдә узды. Монда, Казанның күп мәктәпләреннән тыш, Татарстанның Апас, Лаеш, Яшел Үзән, Әгерҗе районнарыннан, Россиянең Мәскәү һәм
Санкт-Петербург шәһәрләреннән яшь башкаручылар катнашты. Сүз, көй, моң бергә кушылгач, тәннәр эсселе-суыклы булды, күзләр яшьләнде.
Мәртәбәле жюри әгъзалары - музыка белгече Земфира Сәйдәшева, скрипкачы Марат Әхмәтов, балет сәхнәсе ветераны Әлфия Айдарская, баянчы Кирам Сатиев, Сара Садыйкова иҗат фонды рәисе Әзһәр Хөсәенов, Мәскәүдәге “Шатлык” ансамбле
җитәкчесе Зәмзәмия Сәхабетдинова җиңүчеләрне таныш-белешләр һәм дус-ишләр арасыннан эзләмичә, бәяне сәләт күрсәткәнчә карап куйгач, күңелләрдә канәгатьсезлек хисе калмады. Вокаль ансамбльләрнең, аерым башкаручыларның, Сара Садыйкова көйләрен
төрле уен коралларында яңгыратучыларның иң күркәмнәре, иллеләп чыгыш арасыннан берәмтекләп сайлангач, осталык өлгесенә тиңләштерелеп данланды.
"Шәһри Казан"2005
|