HOME   UP  

Миргазиян ЮНЫС

Марсельнең әнисе Сания ханым кыйссасы

 ( Миргазиян Юныс. Әсәрләр. - Казан: Рухият, 2003-2007, 1 т.)

Укчы-радистның әнисе Сания ханымның май башларында ашарына бетте. Ул ике кызын ияртеп Азов диңгезендәге Арабат угы аталган озынча утрауда торучы әтисе белән бертуган Әмит абыйсында яши башлады. Сугыш вакытында тотучы булмаганлыктан ишелеп балык үрчеде. Әмит карт ашарга җитәрлек балыкны тиз тота иде. Еш кына тоткан балыгын бәрәңгегә, хәтта сугыш вакытында алтыннан да кадерле саналган онга алыштыра. Сания ханымның кызлары тазарып, матураеп киттеләр. Уналты яшьлек Зимфирә әнисеннән музыкага өйрәнә иде. Ундүрт яшьлек Әсма көннәр буе шигырь яза. Арабат угы исә махсус шагыйрьләр яшәсен өчен яратылган урын иде.

Арабат угы Керчь ярыматавыннан үсеп чыгып, йөз чакрымга көнчыгыштан Сивашны диңгездән каплап тора. Җил көнчыгыштан искәндә Сиваш су астында калып уйсу урыннары югала. Җирдәгегә охшамаган сихри дөнья хөкем итә иде Арабат угында.

Май аеның җылы кояшы җиргә мәрхәмәтле нурларын коя. Һавада акчарлаклар көтүе. Дулкын шавы, акчарлаклар тавышы һәм диңгез суыннан арынганда офыклар артына китеп югалган тоз күле Сивашның күзләрне камаштырып җемелдәве адәм баласының төшләрендә генә яши торган хыял дөньясына охшашлы иде.

Улының соңгы хатында сугышның бетеп килүе, үзенең исән калуы һәм укуын дәвам итәр өчен армиядән китәргә рөхсәт юллап йөрүе турында язылган иде. Ире Мусаны партизан отряды белән җитәкчелек иткән өчен немецлар шәһәрнең үзәк майданына чыгарып дарга астылар. Гаиләдә ирләр затыннан бер Марсель калды. Малаеның киләчәгенә ышана иде Сания ханым. Марсель әтисеннән дөнья сәнгатен, тарихны, фәнни фикер йөртүгә, бер башлаган эшне соңгы чиккә кадәр тукталмыйча камилләштереп эшләргә өйрәнгән иде. Әнисе улын өч яшьтән башлап музыкага өйрәтте. Шуңа өстәп, Марсель йөзү ярышында шәһәрдә икенче урынны яулап алган иде. Киңгә таралган таланты малайга һөнәр сайларга комачаулый иде. Сугыш алдыннан Мәскәүдә әле ачылып кына килгән Бөтенсоюз кинематографистлар институтының режиссерлар факультетына Марсель укырга керде. Бу өлкәдә улының уңышларга ирешүенә әнисе тулысынча ышана иде. Вакыты җиткәч, Алла боерса, кызлары да үз юлларын табып, әти-әниләрен кызартмаслык дәрәҗәдә эшли башларлар. Аллага шөкер...

10

Майның соңгы көннәрендә Арабат угының балыкчылары йөрәгеңне тундырырлык хәбәр алып кайттылар. Кырымда яшәүче татарларны төн уртасында вагоннарга төяп каядыр олактырганнар... Шунысы сәер иде, моңа кадәр иманын сатып носарыйлык кабул иткән, исем-фамилиясен үзгәртеп урыслашкан татарга гына тимиләр иде. Нишләп соң Арабат угында яшәүче татарларга тимәгәннәр? Кырымны урыслар яулап алгач кол булып яшәргә теләмәгән татарларның күрше илләргә качып таралулары, азатлык көрәшендә шәһит китүләр, тагын әллә нинди фаҗигале язмышлар... Бу юлы ниндидер мәрхәмәтле көч Арабат угында яшәүче татарларны саклап калырга тели... Нәрсә булып бетәр?

«Безгә тимәделәр» юанычы бары тик өч тәүлек яшәп калды. Икенче июнь көнне диңгез ярыннан кабырчык җыеп йөргән җиреннән Әсма атылып өйгә килеп керде.

— Авылга гаскәр килә!..

Зур, иске баржа таккан буксир пароходы авылга каршы сай җиргә туктап якорь салды. Буксирдан көймә белән ярга гаскәр ташыйлар. Яр буенда, авыл эчендә уйнап йөргән балалар, комлыкта җәтмәләрен ямап утырган балыкчы картлар көймәгә төялеп килүче солдатларны күрү белән минут эчендә өйләренә кереп бикләнделәр. Көймәләре янында сакчы һәм ишкәкче калдырып хәрбиләр авылга таба юл тоттылар.

Диңгез ягыннан беренче йорт Әмит картныкы иде. Төркемнән бер офицер, өч солдат аерылды. Алар дүртәүләп Әмит картның баскычы янына килеп туктадылар.

— Бу йортта ничә кеше яши? — диде биленә наган аскан яшь офицер,

— Без монда дүртәү яшибез, — диде Әмит карт урыс телен шактый җимереп. Кара йөрәкләрнең сүзләрен бозып әйтүдән карт балыкчы тәм таба иде.

— Башка кеше юк инде, әйеме? — диде офицер бу юлы Сания ханымга төбәп. Солдатларның муеннарыңда автомат. Алар сүзгә катнашмыйча басып тора бирделәр.

— Без монда дүртәү генә, — диде Сания ханым саф урысча.

— Сезгә ярты сәгать вакыт бирелә. Әйберләрегезне күтәреп ярты сәгатьтән юл буена чыгыгыз. — Хатын-кызны алдан кертеп үзе керә башлаган балыкчы картка энкэведе офицеры өстәде. — Әйберне күп алмасыннар, аңлат, сез барасы җирдә җаның ни тели — шул бар.

Ярты сәгать үтүгә балыкчылар авылында яшәүче барлык татарларны диңгез ярына таба куып китерәләр иде инде. Ялчинскийның әнисен һәм сеңелләрен дә шул төркемгә кушып алып киттеләр.

Әмит карт Сания ханымның колагына иелеп, пышылдады:

— Мин гаепле. Килерләрен белә идем. Нигә соң мин сезне көймәгә утыртып Төркиягә алып китмәдем икән?! Белдем бит килерләрен... Белдем! Нигә?! Их!..

Зимфирә белән Әсма әниләренә сырышып елыйлар иде:

— Үтерергә алып китәләрмени?

— Нәрсә сөйлисез сез, — диде Сания ханым кызларын тынычландырырга тырышып. Әтиегез урыс илен яклап шәһит китте. Абыегыз шушы солдатларны немецлардан саклап сугышып йөри. Юк, безгә ягылмыйлар алар. Курыкмагыз.

Сугыш бетсә дә, ирләр фронттан кайтмаганнар иде әле. Карт-коры, бала-чага, хатын-кыз. Әмит картның ахирәтен түшәктән күтәреп алып чыкканнар. Авыру карт куллары белән ике кызының муеннарын кочаклаган, аяклары комга сөйрәлеп бара. Бер карчыкны җитәкләп илтәләр. Карчык карыша, китәсем килми ди, үкереп елый. Көтү куган шикелле татарларны як-яктан, арттан, алдан саклап баручыларның берсе карышкан карчыкның аркасына автомат көпшәсе белән төрткәч кенә үзсүзле әби еламый башлады.

Шом саркып кергән иде мохитка, куркыныч фаҗига. Шуны сизгәндәй кояш та болыт артына яшеренде. Акчарлаклар да кыркыбрак, шомланыбрак кычкыралар иде. Әйтерсең, кораллы солдатларның көче, аларның мөмкинлеге иректә очып йөрүче диңгез җырчыларын куып алып китәрлек иде.

Татарларны яр буена кысрыклап туктаттылар. Көймәләргә төяп баржага илтә башладылар. Көймә янына килгәч, аерылып калуларыннан куркып, Марсельнең әнисе кызларын алдан кертте. Үзе дә менә башлады. Кинәт тупас, карлыккан тавыш:

— Назад! Не видишь, стерва, местов нет?!

Тәрбияле гаиләдә туып, гомерен зыялылар арасында яшәп үткәргән Сания ханым «стерва» дип атауларын беренче тапкыр ишетә иде. Бу кабахәт сүздән дә бигрәк урыс солдатының туган телен бозып «местов нет» дип әйтүе гарьләндерде аны. Болай сөйләшүчедән ничек шәфкать көтеп булсын...

Кызларны көймәгә утыртып алып киттеләр. Аналары елап ярда калды. Балаларны әнисез калдырдылар. Буш көймә килеп туктагач, татар хатыннары юл биреп Сания ханымны беренче итеп утырттылар. Шушы кечкенә генә ихтирам әрнеп сыкраган йөрәккә шифа бирергә тиеш иде. Киресенчә, әрнү тагын да көчәеп китте. Көймә ярдан аерылып диңгезгә чыккач кына Сания ханым Арабат угы ягыннан килгән тавышны музыкантларга хас сизгер, эчке мәгънәсен аера белгән колак белән тыңлады. Яр ягыннан Моцартның «Реквием»ендә мәңгеләштерелгән бәгырьләреңне туңдырырлык тоташ үксү яңгырый иде. Юк, аерым төркем, «халык» аталган сәяси һәм психологик яктан имгәнгән, идарә итәргә кулайлаштырылган берәмлектән чыкмый иде бу үзәк өзгеч тавыш. Милләтнең чираттагы үксүе, сыктавы иде бу. һәм шушы елау гасырларга сузылган төркиләрне кырып юкка чыгаруга барып тоташа иде. Явыз Иван башлап җибәргән үтереш, ватып-җимереп ташлаулар, ниһаять, Арабат угында кабат хәрәкәткә килде.

11

Көймәдән чыкканнарны палубада калдырмыйча куып китереп трюмга тутыралар иде. Сания ханымны да мылтык түтәсе белән төрткәләп баржаның базына — трюмга куып керттеләр. Тимер баскычтан төшүе искиткеч уңайсыз иде. Аяк тая, егылудан куркып, ул төенчеген аска ыргытты. Ике кулы белән тотынып төшү уңайлырак булып чыкты. Аның кулларына басып чираттагы татар хатыны төшә. Сания ханым үзе дә астагыларның кулларына басып авырттыра иде. Аска төшеп җиткәч, төенчеген алырга иелгән иде, трюм төбен тубыктан су басканын абайлады. Ниһаять, тапты төенчеген. Хәзер кызларын эзләп табарга кирәк иде. Кычкырып чакыра башлады. Кычкырулар, өзгәләнеп ыңгырашулар шулкадәр күп, шулкадәр көчле иде трюм эчендә. Сания ханымның тавышы шул тоташ кычкырып ыңгырашуга күмелеп югала иде. Йөреп эзләмәкче булып, тимер трап яныннан кузгалган иде, ул бер-берсенә берегеп кысылган гәүдәләр диварына килеп төртелде. Трюм эчен татарлар белән төеп тутырганнар иде. Дөм караңгы. Сасы ис. һава юк. Моңа кадәр баржа белән әллә тирес, әллә сасыган балык ташыганнар. Аяк астындагы су яртылаш ләмнән тора иде.

— Кызларым... Җанкисәккәйләрем... Зимфирә... Әсма... — Шушы сүзләрне ачынып кычкыра да, җавап килмәсме дип, тыңлый иде Сания ханым.

Куып китергән татарларны төяп бетерделәр булса кирәк, трюм капкачын ябарга тотындылар. Башта ачыклыкка такта тезделәр һәм такта өстенә брезент яптылар. Брезентны чөйләп ныгытырга тотындылар. Трюм эчендәгеләр бу эшнең мәгънәсен аңламыйлар иде. Аларны Америка кыйтгасына плантацияләрдә эшләтер өчен Африкадан шушы ысулда, трюм эченә яшереп, коллар ташыган шикелле каядыр илтәләр иде. Бәлки Кырымнан куылган татарлар янына озатыр өчендер? Бу очракта трюм тоткыннарын Азов диңгезеңдәге берәр портка илтеп, тимер юл вагоннарына төяргә тиешләр. Барып җитә алырлармы соң мондый тынчулыкта? Инде хәзер сырхаулар һуштан язып өлгергәннәр иде. Тоткыннар үпкә аша күп тапкыр үткәрелгән кислородсыз һава сулыйлар иде.

Озак барган кебек тоелды трюм эчендәгеләргә. Ә баржаны тартып баручы буксирда мәҗлес бара иде. Эшләрен уңышлы тәмамлауларын котлап, аларга аракы һәм закуска өләштеләр. Буксир пароходының каюталары чиктән тыш бәләкәй, кысынкы иде. Әле яңа гына зур җиңүгә ирешкән данлыклы урыс солдатлары палубага брезент җәеп мәҗлес

корып җибәрделәр. Закуска гаҗәп әйбәт. Сало. Балык консервасы. Кара ипи. Татарларны өйләреннән куганда солдатлар буш кул белән чыкмаганнар. Каклаган балык, суган, хәтта кемдер каклаган ит — бастырма куйган иде табынга. Кесәләрдә көмеш ювелир әйберләр...

— Сезне җиңү белән котлыйм! — диде шушы операция белән җитәкчелек иткән энкевэде майоры. — Молодцы! Чиста эшләдегез. Генерал Кобулов: «Кырымда татарларның исләре дә калмады, ярыматау чиста», — дип Бериягә рапорт биргәннән соң гына исебезгә төште Арабат угындагы татарларны онытып калдыруыбыз. Лаврентий Павлович инде Сталинга шушы турыда рапорт биргән буяган. Арабат угындагы авылларны онытып калдыруыбыз Сталинга барып җиткән булса, укытырлар иде арт сабагыбызны. Ярый, все хорошо, что хорошо кончается. Операцияне уңышлы башкару хөрмәтенә күтәрәбез бу тостны. За Родину! За Сталина!

Солдатлар ур-ра кычкырып эчтеләр.

Әнә, ике йөз метрлы бауга тагылган баржа буксир артыннан теләр-теләмәс кенә сөйрәлеп килә. Баржаның трюмында немецлар Кырымда чакта фашистларга сатылган татар сволочьлары. Дөрес, немецларга каршы сугышкан татар партизаннары да бар иде. Алар юк инде хәзер. «На нет и суда нет», — ди урыс әйтеме. Хәзер беркем белми алар турында. Диңгез өстенә караңгылык иңгәч, күктә ай калыкты. Тулган ай Сиваш ягыннан тарих битләрендә калырлык җитди һәм бөек миссияне үтәүче баржага тоташтырып алтын сукмак салды. Шундый матур, шундый рәхәт иде тәнгә таралган алкоголь парларыннан изрәп ай нурларында коенуы.

12

Өстә нәрсәдер шыгырдап ачылды. Трюм эченә ай яктысы килеп керде. Баржаның корпусына беркетелгән тимер скобаларга басып аска, тоткыннар янына пагонына өчәр кызыл тасма тегелгән сержант төшә иде. Бер кулында электрик фонарь, муенында автомат. Төшәр алдыннан сержант фонарь утын тоташ бер укмашуга әверелгән трюм эчендәге тоткыннарга юнәлтте. Нәкъ шул ут яктылыгында Сания ханым бер-берсен кочаклап баржаның корпусына беркеп басып торган кызларын күреп алды. Талпынды, терсәкләре белән балалары янына барырга комачаулап торган гәүдәләрне аерырга маташып карады. Кешеләр бер-берсенә аерып булмаслык дәрәҗәдә тыгыз береккәннәр иде:

— Зимфирә! Әсма! — дип кычкырды Сания ханым кызларына. — Курыкмагыз. Мин монда. Түзегез, озакламый безне ярга бушатачаклар...

Фонарь уты читкә тайпылгач Марсельнең сеңелләре караңгылыкка чумып югалдылар. Сержант кешеләрнең баш өсләреннән шуышып баржаның борынына таба үрмәли иде. Ниһаять, ул теләгән урынына барып җитте. Кирза итеге белән типкәләп, автомат түтәсе белән бәргәләп бушлык ясады да тоткыннарның җилкәләреннән шул тар чокырга төште һәм кармаланып нәрсәдер эзләргә тотынды.

— Таптым, — дип кычкырды өстә, лаз капкачы янында көтеп торучыларга. — Ачып булмый, тутыккан.

— Автомат түтәсе белән бәреп ачып булмыймы? — дип сорадылар палубадан.

— Юк, булмый. Лом кирәк. Кингстон тутыккан...

һәм лаздан бау таккан тимер лом суздылар. Тоткыннарның өсләреннән ломны сораган җиргә шудыралар иде. Лом сержантка барып җиткәч бертын металлга металл бәрелеп чынлаган тавышлар гына ишетелеп торды. Ниһаять, гөжләп су бәреп керүе ишетелде.

— Ачтым, — дип кычкырды сержант һәм татарларның баш өсләреннән трюмнан чыга торган тишеккә таба шуыша башлады. Сержант палубага чыккач лазның капкачын ябып, чөйләп бикләделәр.

— Буксир бавын ычкындыр, — дип кычкырды көймәче. Солдатларның берсе дә буксир бавын ычкындыра белми иде. Көймәче баржага менеп кнехтка элгән буксир элмәген ычкындырып диңгезгә ыргытты. Көймә буксир пароходына таба юл тотты.

Трюм эченә ачылган кингстоннан ургылып су бәреп керә иде. Йөзә белмәгәннәр шундук тончыга башладылар. Су һаман өскә күтәрелә. Палубага җитәргә метр чамасы кала су туктады. Ярдәм сорап кычкыручылар саны һаман әзәя, ыӊгырашучылар да әзәя, баржа карынындагы татарларның җаннары тәннәрен ташлап китә иде.

Көймәне буксир пароходына күтәргәч баржаның батканын көтеп тора башладылар. Диңгез суы фальшбортка җиткәч баржа кинәт батудан тукталып калды. Яртылаш батып беткән иске баржа төшеп югалырга теләмичә су өстендә чайкалып тора иде.

— Син нәрсә, кингстонны ачмадыңмы? — диде майор сержантны янына чакырып. Әгәр ярты сәгатьтән баржа батмаса, мин сине дөмектерәм.

— Ачтым мин кингстонны. Белмим нигә батмаганын. Бәлки төпкә утыргандыр?

Буксирның капитаны һәм башка диңгезчеләр солдатлар белән эчеп тәмам исереп беткәннәр иде. Бердәнбер айнык калган диңгезче, буксирның механигы, машина бүлегеннән чыгып карау белән баржаның нигә батмаганын аңлап алды.

— Трюм капкачын һава чыкмаслык итеп япканнар. Трюм эчендә воздушная подушка барлыкка килгән, — диде ул җитәкче майорга.

— Давай, көймәне тагып диңгезгә төшерегез. Немедленно!

— Күрмисезмени исерүләрен, — диде механик. — Баржага барып җиткәнче, күрерсез, батып бетәчәкләр. Беләсезме нәрсә... Трюм капкачын атып тишегез.

Солдатлар командирның боерыгын да көтеп тормыйча ата башладылар. Автомат пулялары тимер палубага тию белән, рикошет ясап, өскә очалар иде. Якынрак килеп атып карадылар. Баржа һаман батарга теләми. Шушы эш белән җитәкчелек итүче майор кингстонны ачкан сержантның муеныннан автоматын салдырып алды да үрмәләп корылмага менә башлады. Корылмага менеп җиткәч тә туктамады исерек майор. Ул флаг күтәрергә көйләнгән мачтага үрмәләп менде, махсус площадкага җайлап басты да баржага атарга тотынды. Ул брезент белән япкан агач лючиналарга төзәп ата иде. Икенче очередьтан соң сызгырып һава чыга башлады. Баржа койрыгын күтәрә төшеп бертын торды да су астына чумды.

Туган туфракларыннан куганда Арабат угында онытылып калган татарлар күмәк кабергә ятып мәңгелеккә киттеләр. Империя солдатының итек олтаны тигән җирләрдә күп иде андый каберлекләр. Бик күп иде... һәм киләчәктә, әгәр империя яшәвен дәвам итсә, алар һаман күбәячәк...

Баржаны батыручылар алда аларны нәрсә көткәнлеген аңламыйлар иде. Операция белән җитәкчелек иткән майор ике атнадан машинага тапталып үлде. Бу җаваплы эшне башкаручы солдатлар да каядыр югалдылар. Кингстонны ачкан сержант кына җитмешкә җиткәнче Керчь шәһәрендә яшәде. Сугыш ветераннары җыелган җирдә түшенә таккан икенче дәрәҗәле «Ватан сугышы» орденын сыпырып сөйли иде шушы тарихны. Тыңлап утыручылар бераздан бөек акылы, сокланырлык тәвәккәллеге һәм чиктән тыш гаделлеге өчен Сталинны мактыйлар иде. «Әнә бит ул ничек Ватанны дошманнардан саклый белгән...»

«Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повестьтан үзәк, 1979 ел

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su