HOME   UP  

Миргазиян ЮНЫС

Җәяүле философ

 ( Миргазиян Юныс. Әсәрләр. - Казан: Рухият, 2003-2007, 1 т.)

Җир йөзен таш биналар каплап киткән. Уңда да таш, сулда да һәм аста да. Туфрак таш астында калган. Йортларның таш диварлары күкләргә күтәрелеп, болытлар артында югала.

Урамда - машина агымы. Ерактан караганда елга булып аккан тимер ташкынны күрәсең. Машиналар урам чатларындагы утларга буйсына. Кызыл ут хәрәкәтне туктата, яшел ут кузгатып алга куа. Яшел ут кабынып китү белән, машиналар пошкырып алга ургыла. Бер кузгалгач, алар теләсәләр дә туктый алмый. Туктасалар, арттан килгән машина алдагысын таптап китәчәк. Тыгынлык. Куркыныч кысынкылык. Зарланып кычкыралар, ярдәм сорап ыңгырашалар тимер машиналар. Адәм баласы көчсез. Кеше машинага ярдәм итми. Машиналар үзләренчә яши. Алар җәяүле кешеләргә буйсынмый. Аларны ниндидер каһәрле куәт эләктереп алган да, тота, жибәрми. Тимер ташкын эченнән җиңел генә чыгып китеп булмый. Машиналарны ниндидер ләгънәтле көч куа, туктатмый. Көне-төне, туктаусыз, ялсыз, тоташ хәрәкәттә яшәргә мәжбүр машина.

Кояшны ясалма ут җиңгән, һавада шашынып неон утлар биешә. Утлар бер-берсенә күз кыса, алар кыймылдыйлар, кыстыйлар, котырталар: «Вакыт — акча. Вакытыңны исраф итмә — самолетка утырып оч. Яшәү — акча. Акчаңны банкта тот!..» — диләр.

Үзе өйгән ташлар эчендә адәм баласына урын юк. Таш диварларга сырышып, әнә, ялгыз җәяүле килә. Ул һәрчак куркуда - машиналар аның тәненә орынып ук узып китә. Җәяүле адым саен туктап һава йотарга мәҗбүр. Һавада кислород калмаган. Кислородны машиналар эчеп бетергән. Һава машина карыныннан чыккан сасы газ белән тулган. Сулыш алганда җәяүле шул газларны йота. Аның үпкәсе саф һава сорый.

Һавасыз яшәү шундый авыр. Көч юк. Хәл бетә. Кешеләр кысынкылыктан качып машина эченә яшеренгән. Ялгыз җәяүле тар тротуардан алга таба атлый...

Җәяүле кеше, урамдагы тимер ташкынга карап, арыган аякларын тиргәргә кереште: «Иң кирәк чакта харап итәсез, - диде ул. Ун һәм сул аягын берәмләп күтәреп карагач. өстәде: - Ярый, сезнеңчә булсын. Мин сезгә ял бирәм. Ялдан соң — карагыз, ышаныч сездә. Хуҗагызны хур итә күрмәгез!»

Кесәсеннән ул газета чыгарды. Аның соңгы битендәге белдерүне ертып алып учына йомарлады. Газетаны тротуарга җәйде, йортның нигез ташына аркасын терәп җәелеп утырды.

Тимер машиналар кысынкылыкка зарланып һаман үкерәләр, елыйлар иде. Җәяүле башын күтәреп өскә карады. Югарыда, таш йортлар өстендә, зәңгәр күк йөзе булырга тиеш иде. Күк йөзе күренмәде. Аны кара сөрем каплаган. Бәлки, хәзер инде биектә дә һава юктыр? Анда да шушылай тынчу, сасы төтендер? Соңгы вакытта күккә ракеталар, әллә нинди пычрак шарлар чөеп торалар бит...

Җәяүленең күз күреме җитәрлек биеклектә ялтыравык тәрәзәләр берсе өстенә берсе менеп урнашканнар иде. һәр тәрәзә каршыдагы йортның тәрәзәсенә караган. Иксез-чиксез тәрәзәләр патшалыгы...

«Кояш нуры керерлек булмагач, нигә кирәк ул тәрәзә? — дип уйлады җәяүле. — Кояш нурын тәмле аш та, кыйммәтле җиһаз да, акчага алган бәхет тә алмаштыра алмый...»

Металл белән пыяладан торган диварлар эчендә тар итеп бүленгән таш тартмаларда адәм балалары яши. Тартма эче тоташ бетон стеналар белән бүлеп куелган. «Шушы тартма эченә эләгер өчен тырышып гомеребез үтә, — дип уйлады җәяүле. — Сыеныр урын юнәлтә алган кешеләр бәхетле. Алар эштән кайту белән ашыйлар да телевизор каршына утыралар. Кешеләрнең бала сөяргә дә вакытлары калмый, Туйганчы телевизор карап, бер ызгышып алгач, хатыннарына аркаларын терәп йокларга яталар. Аларның баш түбәләрендә - түшәм, аяк асларында идән. Аста да, өстә дә ят кешеләр яши. Адәм балалары бер-берсенең башы өстендә һәм аяк астында гомер итә. Таптыйлар бер-берсен. Күрмичә, тоймыйча, аңламыйча таптыйлар. Катлаулы бу тормыш. Катлам-катлам бу яшәү... Аңларлык та түгел, бик катлаулы...»

Әкренләп металл диварларны караңгылык йота, караңгылыкны тишеп, дүрт почмаклы сары күзләр кабына башлады. Алар бер-берсенә тонык сары күзләрен төбәп чекрәеп каттылар. Каядыр өстә, ачык тәрәзә аша, тимер тавышы чыгарып радио сөйләргә тотынды:

«Безнең бөек халкыбыз мәңгелек ихтирамга лаек. Без халкыбызга яңа тораклар төзеп бирдек. Халкыбызга кием-салым, кыйммәтле җиһазлар, тәмле ашамлыклар әзерләдек. Бөтен эшебезне машиналар эшли. Без гайрәтле, дәһшәтле, адәм баласыннан да акыллы машина ясый беләбез. Бар нәрсә — халык өчен! Бар нәрсә — бәхет өчен! Алда сезне бәхет көтә, ашыгыгыз!»

«Менә тормыш нинди мул, киләчәк нинди куанычлы, ашыгырга кирәк», -- дип уйлады җәяүле.

Ул җәһәт кенә урыныннан торды. Кан тамыры буйлап күтәрелгән турта шул мизгелдә аның йөрәк клапынына килеп кысылды. Җәяүле, кулларын чайкап, тротуарга ауды...

Металл һәм пыяладан ясалган гигант төзелешләр өстә калып күздән югалды. Машиналар ташкыны саркып юкка чыкты. Реклама утлары сүнде. Тирә-юньдә иркен бушлык. Гәүдә, авырлыгын югалтып, мамыкка әйләнде. Ишетелер-ишетелмәс кенә моңлы музыка яңгырый. Шул хәтле рәхәт, иркен иде җәяүлегә. Ул кулларын канат итеп җәеп бушлыкка очып төшә башлады...

Аның янына биленә каеш буган җиз маңгайлы кеше килеп туктады. Ул дагалы итеге белән җәяүленең кабыргасына төртеп карады:

Тор, ишетәсеңме? диде, кузгата алмагач. Булуы җиткән моның, кыймылдарлык та хәле калмаган... дип куйды.

Җиз маңгай жәяүленең кесәләрен актарып карады. Кесәләр буш иде. Ул аның учын ачты, тротуарга белдерүле газета кисәге килеп төште:

«Континенталь» ресторанына клиентларның этләрен саклап торырга тәҗрибәле тәрбияче кирәк» дип язылган иде анда.

— Тор, ишетәсеңме? — Җиз маңгай кинәт тротуарда ятучының гәүдәсендә үлем авырлыгы ятканын сизеп алды. Моның чыннан да булуы җиткән икән...

Җиз маңгай кулындагы чукмарын өскә күтәрде. Тимер ташкыныннан бер машина аерылып чыкты да җиз маңгай янына килеп туктады. Җәяүлене шуңа салып «Континенталь» ресторанына таба алып киттеләр.

 

Англия, Плимут шәһәре,

1961

Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis Mirğazican Yunıs Миргазиян Юнус Миргазиян Юнусов Миргазиян Юныс Mirgazijan Junis 

sarasadykova.su