Иркәң буласым килә

Сара Садыйкова көе,
Лена Шагыйрьҗан сyзләре

 

Иркәң, буласым килә,
Бикәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә.

Кушымта:
Йә колын булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем...

Иркәм, дип дәшүләрең,
Бикәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең?!

Кушымта:
Йә көнең булыр идем,
Ак төнең булыр идем.
Туфрагыңда чәчәк аткан
Бер гөлең булыр идем...

Irkäñ bulasïm kilä

Sara Sadïjkova köe,
 Lena Şagïjr’can süzläre

 

Irkäñ, bulasïm kilä,
Bikäñ bulasïm kilä.
Cilläreñä bujsïnïrlïk
Cilkän bulasïm kilä.

Kuşïmta:
Jä kolïn bulïr idem,
Uñ kulïñ bulïr idem.
Sagïşlï, moñlï sazïñnïñ
Ber kïlï bulïr idem...

Irkäm, dip däşüläreñ,
Bikäm, dip däşüläreñ.
Tutïrïp-tutïrïp karamadïñ,
Ällä çitläşüläreñ?!

Kuşïmta:
Jä köneñ bulïr idem,
Ak töneñ bulïr idem.
Tufragïñda çäçäk atkan
Ber göleñ bulïr idem...